Росконгресс фонды Россия төбәкләренең инвестицион, туристик, сәнәгать һәм белем бирү потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән яңа медиапроектларына кушылырга чакыра.
Барлык медиапроектлар заманча цифрлы мөмкинлекләрне куллануга нигезләнгән. Фондның төп проектлары булып тора:
- «Россия төбәкләре» - Ростуризм инициативасы буенча төзелгән проект, аның төп бурычы-пандемия вакытында Россиядә туризм мөмкинлекләре турында сөйләү;
- «Заводта блогер» - Россиянең әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре буенча экскурсия форматында популяр блогерлар катнашында уза торган блог-турдан торган проект.
Фонд һәм ул тормышка ашыра торган проектлар турында тулырак сайтта белергә мөмкин: https://roscongress.org/about/projects/