«Кодекс» АМС мәгълүмат системасында эшләү буенча семинар

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә «Кодекс» мәгълүмат системасының «Төбәк законнары аналитигы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасында эшләү буенча видеоконференцэлемтә режимында укыту семинары узды.

 

Семинарда «Кодекс» мәгълүмат системасының «Төбәк законнары аналитигы» проекты җитәкчесе Александр Старобинец катнашты, ул «Төбәк законнары аналитигы» системасында эшләү буенча укулар уздырды. Укудан соң катнашучылар шулай ук мәгълүмат системасын куллануның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

 

Семинар «Кодекс»  АМС эшләү өчен җаваплы башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары белгечләре катнашында узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International