Чаңгы ярышы - 2021

2021 елның 13 феврале, шимбә

 Министрлык хезмәткәрләре, гадәттәгечә, «Лыжня России - 2021» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында катнаштылар. Быел ярыш 13 февральдә Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионы территориясендә узды.

2, 3, 5 һәм 10 чакрымга йөгерешләрдә катнашучылар һәм җанатарлар өчен мәдәни программа, призлар уйнату, киез итекләр киеп хоккей уйнау буенча турнир һәм башка бик күп күңел ачу чаралары әзерләнгән иде.

«Лыжня России» дистә еллар дәвамында иң популяр спорт төрләренең берсен яратучыларны берләштерә һәм илнең спорт тормышында торган саен әһәмиятлерәк вакыйга була бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International