Бүген министр урынбасары М.М. Ибәтов муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмә муниципаль хезмәтләр күрсәтү тәртибен һәм ярдәм чараларын билгеләүче муниципаль норматив хокукый актларга салым бурычларының булмавы турында шартларны кертү мәсьәләсенә багышланды. Йөкләмәне үтәү срокларына игътибар юнәлтелде.
Әгерҗе, Арча, Яшел Үзән һәм башка районнар вәкилләренең муниципаль актларны кабул итү буенча эш барышы турында хисаплары тыңланды.