Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән затларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2021 елның 19 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы «Бөтенроссия чукраклар җәмгыяте» инвалидлар иҗтимагый оешмасының Татар республика бүлеге белән берлектә, сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән затларга – чукракларга  түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара оештырды.

Чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы һәм «Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе белгечләре катнашты. Түләүсез юридик ярдәм торак, җир, салым законнары һәм эшкә урнашу өлкәсендәге мәсьәләләр буенча җиде гражданга күрсәтелде.

Шулай итеп, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгече тарафыннан кабул итү барышында гражданин үзмәшгульлек сыйфатында теркәлде, «Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе тарафыннан «Бөтенроссия чукраклар җәмгыяте» Татар республика бүлекчәсенә сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен вакантлы эш урыннары турында атна саен хәбәр итү турында карар кабул ителде.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аттестацияләнгән сурдотәрҗемәчеләрне җәлеп иткән өчен «Бөтенроссия чукраклар җәмгыяте» инвалидларның бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы бүлекчәсенә рәхмәт белдерә, алар ярдәмендә гражданнар катлаулы тормыш хәлләрен хәл итү мөмкинлеген гамәлгә ашыра алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International