Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы 27 февральдә Яшел Үзән шәһәренең «Маяк» спорт комплексы базасында узган Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышларында 3 нче урынны яулады.
Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы 2011 елдан бирле үткәрелә. 2021 елда волейбол, баскетбол, бадминтон, өстәл теннисы, мини-футбол, җиңел атлетика, йөзү һәм шахмат буенча ярышлар үткәрү планлаштырыла.
Ярышларда Антон Воробьев, Татьяна Свиридова, Гөлнара Гурьева һәм Руслан Кузюров катнаштылар. Юстиция министрлыгы коллективы хезмәттәшләрен җиңүләре белән котлый!!!