Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары белән киңәшмә

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина республиканың җәмәгать судьялары белән онлайн-форматта киңәшмә үткәрде.

 Киңәшмәдә җәмәгать судьяларының суд участокларында электрон хатлар кертү, шулай ук җәмәгать судьялары сала торган штрафларны администрацияләү мәсьәләләре каралды.

«Россия почтасы» АҖның «Хат җибәрүченең шәхси кабинеты»нда электрон заказлы хатлар җибәрү мөмкинлеге барлыкка килде. Аның ярдәме белән Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетында моңа ризалыгы турында билге куелган гражданин электрон рәвештә заказлы хатлар алачак. Күрсәтелгән сервис смартфон яки компьютердан заказлы хатлар алырга мөмкинлек бирә, бу, һичшиксез, документларны алу процедурасын җиңеләйтә.

 Бүгенге көндә электрон заказлы хатлар сервисы Татарстанда җәмәгать судьяларының 77 участогында эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International