Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җирле үзидарә органнары белән «Кодекс» «мәгълүмат системасының «Төбәк законнары аналитигы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану практикасы» темасы буенча онлайн-киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында «Төбәк законнары аналитигы» АМСның җирле үзидарә органнары тарафыннан куллану мәсьәләләре буенча агымдагы елның 2 ае эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре яктыртылды. Шулай ук Балтач, Алабуга, Зәй, Кукмара, Лаеш, Менделеевск, Мөслим, Яңа Чишмә районнары вәкилләренең хисаплары тыңланды.
Чара Татарстан Республикасы прокуратурасының федераль законнар үтәлешен күзәтү идарәсенең норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек итү бүлеге башлыгы Алмаз Вәлиәхмәтов катнашында узды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга «Кодекс» мәгълүмат системасын нормалар иҗат итү эшендә куллану һәм тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен нәтиҗәле үтәү мәсьәләләре буенча киңәшләр бирелде.