Бүген БИМ-радиода иртәнге программада юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов республикада түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында сөйләде.
Айнур Галимов тыңлаучыларның игътибарын Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм алырга һәм адвокат хезмәтләреннән бушлай файдаланырга мөмкин булуына юнәлтте һәм гражданнарга бу ярдәм нинди төрләрдә бирелергә мөмкин булуы турында җентекләп сөйләде.
Эфир барышында гражданнар мөрәҗәгать итә һәм түләүсез хокукый консультация ала ала торган мәсьәләләр, аерым алганда, алиментларны түләттерү мәсьәләсенә караган сораулар яңгырады.
Татарстанда алиментларны эзләтеп алу тәртибе турында эфир барышында Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары – ТР баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева җентекләп сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, республика гражданнары түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча тулырак мәгълүмат алыр өчен 222-60-60 кайнар линия телефонына шалтырата яки Юстиция министрлыгы базасында эшләүче Түләүсез юридик ярдәм үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар. Үзәккә кабул итүгә язылу шулай ук кайнар линия телефоны буенча да башкарыла.