Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында, Әтнә һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарына күчмә чараларны әзерләү кысаларында, Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме әгъзалары киңәшмәсе узды.
Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, күрсәтелгән районнарда җинаятьчелекне анализлау нигезендә, тикшерү барышында районнарны профилактикалау субъектларына консультатив һәм методик ярдәм күрсәтү кирәклеген күрсәтте.