Бүген министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов муниципаль хезмәтләр күрсәтү тәртибен һәм ярдәм чараларын билгеләүче муниципаль норматив хокукый актларга салым бурычларының булмавы турында шартларны кертү мәсьәләсе буенча онлайн-киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә аерым муниципаль районнарның башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм җирле үзидарә органнарының күрсәтелгән юнәлеш өчен җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Чара барышында Казан шәһәре, Чаллы шәһәре, Балтач, Буа, Алабуга, Минзәлә, Яңа Чишмә һәм башка районнар вәкилләренең муниципаль актларны кабул итү эшенең барышы турында хисаплары тыңланды.
Мөхәррәм Ибәтов киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын үтәү срокларына сыешу кирәклегенә юнәлтте.