Татарстанның Әгерҗе районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Әгерҗе муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча онлайн-чара оештырылды. Чара йомгаклары буенча 12 граждан 20 мәсьәлә буенча хокукый ярдәм алды, аларның күбесе хезмәт һәм җир законнарына, шулай ук гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү чараларына караган мәсьәләләр.

Чарада ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, Сатып алулар буенча ТР Дәүләт комитеты, ТР «Муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе, РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР Адвокатлар палатасы һәм Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы чарада катнашучыларның барысына да уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International