2021 елның 4 мартында «Транспорт салымы турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 3 мартындагы 5-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде.
Кертелгән үзгәрешләр белән аларда ике һәм аннан күбрәк транспорт чарасы теркәлгән физик затлар өчен ташламалар бирү тәртибе регламентлаштырылды. Салым ташламасының физик зат - салым түләүчегә салым ташламасын бирү турындагы гариза нигезендә бер транспорт чарасына карата бирелүе билгеләнде.
Мондый гариза тапшырылмаганда салым ташламасы транспорт чарасына карата максималь салым суммасы белән бирелә.