Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән затларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2021 елның 19 марты, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, «Бөтенроссия чукраклар җәмгыяте» инвалидлар иҗтимагый оешмасының Татар республика бүлекчәсе белән берлектә, мөмкинлекләре чикләнгән затларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча тагын бер чара оештырды.

Чарада ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстанның Адвокатлар палатасы, шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты белгечләре катнашты, бу гражданнарга килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирде. 

Чара барышында гражданнарга торак, җир һәм пенсия законнары өлкәсендәге мәсьәләләр буенча хокукый консультация рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.

Чара Бөтенроссия чукраклар җәмгыятенең аттестацияләнгән сурдотапшыручылары катнашында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International