Хисап чоры башланыр алдыннан җирле үзидарә органнары тарафыннан Татарстан Республикасының тапшырылган аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру, аларның үтәлеше турында хисап һәм мәгълүмат бирү мәсьәләсе буенча онлайн-режимда киңәшмә узды.
Чарада муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының административ комиссияләренең җаваплы секретарьлары, административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар катнашты.
Киңәшмә барышында законнардагы соңгы үзгәрешләр игътибарга алынды, хисапларны төзегәндә гел очрый торган җитешсезлекләр турында фикер алышынды, дөрес булмаган мәгълүматларны бирмәү максатыннан, хисапларны тутыру буенча киңәшләр бирелде.