Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Хөкүмәт комиссиясе эшче төркеменең районга чыгуы

2021 елның 26 марты, җомга

Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе 24-25 мартта эшне оештыру торышын өйрәнү максатыннан республиканың Әтнә муниципаль районына чыкты. 

Расланган план-бурыч нигезендә эшче төркем әгъзалары хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләр буенча эшләре торышын, шул исәптән «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасы үтәлешен өйрәнделәр.

Эш нәтиҗәләре буенча юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов рәислегендә Әтнә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, район прокуроры урынбасары Марат Газизов катнашында  хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләрен, районның авыл җирлекләре башлыкларын чакырып, киңәшмә узды. Аның барышында эшнең башлангыч нәтиҗәләре турында фикер алышынды, җитешсезлекләр билгеләп үтелде һәм аларны бетерү буенча киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International