Министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә административ комиссияләрнең җаваплы секретарьлары һәм административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле затлар өчен «Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру» темасына видео аша кабул итү узды.
Чарада җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова һәм җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова катнашты. Видео аша кабул итү кысаларында административ комиссияләр эшчәнлеген оештыруның һәм аларның вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре каралды. Видео аша кабул итүдә катнашучылар бирелгән сорауларга тулы җаваплар алдылар.