Татарстанда түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һәм ТЮЯ мәгълүмати системасын куллану мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасына эш визиты белән «Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы каршындагы хокукый мәгълүмат фәнни үзәге» ФБУ җитәкчесе Юрий Даценко һәм җитәкче урынбасары Екатерина Гущина килде.

 Эш визиты кысаларында юстиция министры Рөстәм Заһидуллин рәислегендә Татарстанда түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм ТЮЯ мәгълүмат системасын куллану буенча киңәшмә уздырылды.

Чарада РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе башлыгы Максим Скирда, ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов, ТР адвокатлар коллегиясенең Казан шәһәре Совет районы филиалы адвокаты Татьяна Ситнова, шулай ук «Мәгълүмати технологияләр үзәге»ДУП вәкилләре катнашты.

Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов «Түләүсез юридик ярдәм» мәгълүмат системасында эшнең ничек оештырылуы, шулай ук республикада хокукый белем бирүне оештыру турында сөйләде. «Түләүсез юридик ярдәм» мәгълүмат системасында эшләүнең өстенлекләре турында Казан шәһәре Совет районы адвокатлар коллегиясе филиалы адвокаты Татьяна Ситнова сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, РФ Юстиция министрлыгы тарафыннан «Хокукый белем бирүнең һәм түләүсез юридик ярдәмнең бердәм дәүләт порталы» ярдәмче системасын булдыру буенча эш алып барыла, аның эш концепциясен Юрий Доценко тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International