Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүләрен ачыклауга юнәлдерелгән аттестацияләү комиссиясе утырышы узды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән аттестацияләнүче 6 кеше дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип, 1 аттестацияләнүче – биләгән вазыйфасына туры килә дип танылды һәм кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде, 1 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфасына туры килми дип танылды.