Ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан, балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтелде

2021 елның 13 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов бүген ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче, балигъ булмаган балалар тәрбияләнүче гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча онлайн-режимда узган бердәм кабул итү көнендә катнашты.

Чара Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары – ТР баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева, шулай ук ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре белән бергә узды.

 Кабул итү барышында әлеге мәсьәлә буенча хокукый ярдәм 5 гражданга күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International