Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарының яңа оешкан профильле комиссияләре рәисләре өчен җирле үзидарә, законлылык һәм хокук тәртибе мәсьәләләре буенча ачык ишекләр көне уздырылды.
Муниципаль норматив нормалар иҗат итү эшендә еш очрый торган проблемалар турындагы доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов чыгыш ясады.
Чара барышында муниципаль хокук һәм җәмәгать тәртибе өлкәсен законнар белән җайга салу өлкәсендә уртак эш мәсьәләләре каралды.