2021 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында яшәүче гражданнарны видео аша кабул итте.
Мөхәррәм Ибәтов җир кишәрлекләре чикләрен билгеләү, җир кишәрлегендә объектлар урнаштыру турындагы сорауларга җаваплар бирде һәм законнар нигезләмәләрен аңлатты.