Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтова шәһәр округларында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссияләр вәкилләре белән киңәшмә үткәрде.
Комиссияләрнең эшен оештыру һәм аларның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе белән үзара хезмәттәшлеге тәртибе турында фикер алыштылар. Шулай ук республиканың норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре дә каралды.