Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллинның Нотариат көне белән котлавы

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе
Хөрмәтле нотариуслар һәм нотариаль палата хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Нотариат көне белән котлыйм! Хәзерге нотариат - гражданнарның һәм юридик затларның законлы мәнфәгатьләрен яклаучы, шулай ук республикада икътисадый-хокукый һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә тотрыклылыкны тәэмин итүче конкурентлыкка сәләтле институт ул.

Татарстан Республикасы нотариусларының югары дәрәҗәдәге компетентлыгы,  профессионализмы, үз вазыйфаларына намуслы каравы һәм сайланган һөнәренә тугрылыгы законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга ярдәм итә, Татарстанның хокукый культурасы дәрәҗәсен арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International