Өстәл теннисы буенча турнирда җиңү

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе
Кукмарада «Зилант» спорт комплексы территориясендә өстәл теннисы буенча Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган турнир узды. Шәхси зачетта җиңүне Юстиция министрлыгының Хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлегенең әйдәп баручы консультанты Эльвира Садыйкова яулады. Турнирны ТР Югары Суды Рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров, ТР Судьялар советы рәисе Роман Гафаров, ТР Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Ибраһимов, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Дмитриев, шулай ук ТР Кукмара район суды рәисе Рәмис Мутиев ачты. Министрлык коллективы хезмәттәшен лаеклы җиңүе белән котлый!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International