«Россия юристлары ассоциациясе» Татарстан төбәк бүлеге советы утырышы

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе
 Юстиция министрлыгы мәйданчыгында «Россия юристлары ассоциациясе» Татарстан төбәк бүлеге советы утырышы узды. Утырышны Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Илдар Халиков ачты. Совет әгъзалары ел саен уздырыла торган «Ел юристы» юридик премиясен уздыру мәсьәләләре, республика халкын хокукый агарту мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук көн тәртибенә Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге проекты – «Хөкемдар» телевизион ток-шоуы турындагы мәсьәлә чыгарылды. Моннан тыш, РЮА Татарстан төбәк бүлеге советы әгъзасы, КФУ юридик факультеты деканы Лилия Бакулина Казан халыкара юридик форумы турында доклад белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International