Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар резервына кертүгә конкурс

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

2021 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар резервына кертү өчен  Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш  бүлегенең әйдәп баручы консультанты һәм Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әйдәп баручы советнигы вазыйфаларына конкурс игълан ителә.

Квалификация таләпләре: “Юриспруденция” әзерлек (белгенчлек) юнәлеше буенча һөнәри белем. Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы” федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/

Конкурста катнашу өчен  кирәкле документлар етркәлгән гаризаны  2021 елның 19 маена кадәр түбәндәге адрес буенча конкурс комиссиясе секретарена тапшырырга кирәк: Казан шәһ., Кремль ур., 16 йорт, 109 каб., тел. 222-60-32.

Конкурс комиссиясе утырышы 2021елның 8 июнендә булачак (якынча).

Конкурс үткәрү вакытында конкурс комиссиясе кандидатларны Татарстан Республикасы юстиция министрының “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертүгә) конкурс уздыру турындагы нигезләмәне раслау хакында”  2020 елның 26 декабрендәге157од номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертүгә) конкурс уздыру турындагы нигезләмәдә каралган тест һәм индивидуаль әңгәмә нәтиҗәләре нигезендә бәяли.

Кандидат, тестка әзерләнү өчен, “Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы” федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында (http://gossluzhba.gov.ru/) үз һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш беренчел тест узарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International