Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган конкурслар нәтиҗәләре

2021 елның 4 мае, сишәмбе
Министрлык һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең балалары арасында “Алар Ватан өчен көрәштеләр” темасына иң яхшы рәсем конкурсына һәм “Онытмаска ант итәбез!” темасына иң яхшы шигырь укучылар конкурсына нәтиҗәләр ясау буенча жюри утырышы узды. Конкурслар Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырылды һәм  үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирүгә, шулай ук аларның иҗади потенциалын ачыклауга юнәлдерелгән. Рәсем ясау конкурсында 8 яшькә кадәр булган катнашучылар арасында  урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 нче урын – Гарипова Мәликә, 9 яшь

2 нче урын – Гурьева Милана, 9 яшь

3 нче урын – Тютиков Арсений, 3 яшь

11 яшьтән 17 яшькә кадәр булганнар арасында:

1 нче урын – Барсукова Арина, 17 яшь

2 нче урын – Тютикова Елизавета, 12 яшь

3 нче урын – Сабитова Элина, 9 яшь

3 нче урын – Гаптелбәров Тимур, 11 яшь

“Онытмаска ант итәбез!” дип аталган, 10 яшькә кадәр булган шигырь укучылар конкурсында нәтиҗәләр түбәндәгечә ясалды:

1 нче урын – Коннова Ева, 4 яшь

2 нче урын – Гурьева Милана, 9 яшь

3 нче урын – Салихова Сафия, 9 яшь

11 яшьтән 17 яшькә кадәр булганнар арасында:

1 нче урын – Гурьев Тимур, 13 яшь

2 нче урын – Салихов Самир, 12 яшь

3 нче урын – Вәлиева Гөлназ, 11 яшь

Призлы урыннарны алган катнашучылар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Моннан тыш, конкурста актив катнашкан өчен барлык яшь шигырь укучылар һәм рәссамнар РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитеты исеменнән рәхмәтләр һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International