Административ комиссияләрнең җаваплы секретарьлары өчен стажировка

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе
 Казан шәһәренең административ комиссиясе мәйданчыгында Татарстан Республикасының Әлки, Мамадыш, Спас, Чирмешән һәм Чистай муниципаль районнарының административ комиссияләре җаваплы секретарьларының чираттагы стажировкасы узды. Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе идарәсе белгечләре хокук бозуларны ачыклау һәм административ производство кузгату, административ беркетмәләр төзү тәртибе турында сөйләделәр.

Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе белгечләре административ материалларны карау һәм җәза билгеләү турында административ комиссия карарларын үтәүне тикшереп тору үзенчәлекләрен аңлаттылар. Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкиле административ штрафларны түләтүне оештыру турында сөйләде.

Стажерлар Казан шәһәренең административ комиссиясе эше белән таныштылар: утырышта күзәтүчеләр сыйфатында катнаштылар, эшләрне рәсмиләштерү һәм формалаштыру тәртибен өйрәнделәр.

Моннан тыш, конкрет хокук бозу мисалында беркетмә төзү һәм эш материалларында җитешсезлекләрне ачыклау буенча практикум үткәрелде, шулай ук кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International