«Хәтер бакчасы» табигатьне саклау акциясе

2021 елның 8 мае, шимбә
Юстиция министрлыгы коллективы гадәттәгечә «Хәтер бакчасы» табигатьне саклау акциясенә кушылды. Министрлык хезмәткәрләре министрның беренче урынбасары Айнур Галимов җитәкчелегендә Лаеш районы территориясендә яшь нарат токымнары үсентеләре утыртуда катнаштылар. Табигатьне саклау акциясенең максаты - җәмгыятьнең игътибарын урманнарны саклау, урман ресурсларын яңадан торгызу һәм арттыру проблемаларына җәлеп итү, шулай ук кешеләр арасында аларга сак караш тәрбияләү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International