2021 елның 14 маенда җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан ителә.
Әлеге вазыйфага кандидатка түбәндәге квалификация таләпләре куела: белгечлеккә (әзерлек юнәлешенә) таләпләр куелмыйча гына югары белем; Россия Федерациясе Бюджет кодексын һәм Россия Федерациясе Салым кодексын белү; дәүләт сатып алулары системасын белү.
Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/.
Конкурста катнашу өчен кирәкле документлар теркәлгән гаризаны 2021 елның 3 июненә кадәр Казан шәһәре, Кремль ур., 16 йорт, 109 каб., тел. 222-60-32 адресы буенча конкурс комиссиясе секретарена тапшырырга кирәк.
Конкурс комиссиясе утырышы 2021 елның 24 июнендә (якынча) узачак.