Әлмәт районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итү

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

2021 елның 21 маенда Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Әлмәт районында яшәүче гражданнарны күчмә кабул итте.

 Гражданнарны күчмә кабул итү барышында Мөхәррәм Ибәтов 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләү бирү, коммерцияле булмаган оешмалар әгъзаларының дистанцион форматта үткәрелгән җыелышларының хокуклылыгы, мирас милкеннән файдалану турындагы сорауларга җавап бирде.

Мөхәррәм Ибәтов шулай ук Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Әлфия Алеева, хокук, кадрлар хезмәтләре һәм район Советы аппараты һәм Башкарма комитетының башка структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында эшлекле киңәшмә үткәрде, аның барышында муниципаль районның җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән хокук мәсьәләләре буенча хезмәттәшлеге турында фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International