Менделеевск муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

2021 елның 19 маеннан 21 маена кадәр республиканың Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме тарафыннан Менделеевск районында әлеге мәсьәләдә эшне оештыруның торышы өйрәнелде.

 Составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары хокук бозуларны профилактикалау субъектлары эшчәнлеге белән аерым юнәлешләр, шул исәптән 2016-2020 һәм 2021-2023 елларга Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаларның үтәлеше белән таныштылар.

 Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде, аның барышында башлангыч нәтиҗәләр каралды һәм ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча тәкъдимнәр әйтелде. Киңәшмә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева һәм хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International