2021 елның 24 маенда Министрлык хезмәткәрләре Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Л.Г. Авдонина һәм Казан шәһәренең «20 нче шәһәр хастаханәсе» ДАССУның эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары М. Л. Добровольская белән очраштылар.
Чара барышында вакцинацияне оештыру һәм үткәрү тәртибе, шулай ук процедураның мөһимлеге мәсьәләләре каралды. Министрлык хезмәткәрләре вакцинация турында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, халыкны COVID-19га каршы иммунизацияләүнең актуаль аспектлары каралды.