Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Zoom платформасында җирле үзидарә органнары белән «Кодекс» мәгълүмат системасының «Төбәк законнары аналитигы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану практикасы» темасына киңәшмә үткәрде.
Чарада ТР Прокуратурасының федераль законнар үтәлешен күзәтү идарәсенең норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек бүлеге башлыгы Алмаз Вәлиәхмәтов, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең башкарма секретаре урынбасары - юридик идарә башлыгы Сергей Столяров катнашты.
Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Рәүф Гарипов җирле үзидарә органнары тарафыннан «Төбәк законнары аналитигы» АМС куллану мәсьәләләре буенча агымдагы елның гыйнвар - апрель айларында башкарылган эшкә йомгак ясады.
Процесста Алабуга, Лаеш, Мөслим, Нурлат, Ютазы районнары вәкилләренең хисаплары тыңланды.
Чара йомгаклары буенча җаваплы затларга «Кодекс» мәгълүмат системасын нормалар иҗат итүдә куллану мәсьәләләре буенча киңәшләр бирелде.