«Җирле үзидарә органнарының коммерциячел булмаган оешмалар белән хезмәттәшлеге» темасына җирле үзидарә органнары белән укыту семинары

2021 елның 26 мае, чәршәмбе
2021 елның 25 маенда министр урынбасары М.М. Ибәтов видеоконференцэлемтә режимында җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре өчен «Җирле үзидарә органнарының коммерциячел булмаган оешмалар белән хезмәттәшлеге»темасына укыту семинары үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча граждан җәмгыяте институтлары белән үзара хезмәттәшлек итү идарәсенең мониторинг һәм иҗтимагый үсешне фаразлау бүлегенең баш киңәшчесе Айгөл Сабирова, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең коммерцияле булмаган оешмалар эшләре бүлеге башлыгы Татьяна Кравченко, җирле үзидарә органнарына хокукый консультацион-методик ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы Майя Пашкова катнашты.

Семинарда республикада дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнарының социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм күрсәтү һәм аларны үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре,  Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеген теркәү һәм тикшереп тору (күзәтчелек) өлкәсендә вәкаләтләре, җирле үзидарә органнарының гавами чаралар турындагы законнарны гамәлгә ашыру өлкәсендәге төп вәкаләтләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International