Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г. Галимов «Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының нормалар иҗат итү эшчәнлеге турында», Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы урынбасары И. А. Гомзик «Татарстан Республикасы Президенты эшчәнлеген тәэмин итү өлешендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының нормалар иҗат итү эшчәнлеге турында», Татарстан Республикасы Прокуратурасының норматив хокукый актларының законлылыгына күзәтчелек бүлеге башлыгы А. Р. Вәлиәхмәтов «Норматив хокукый актларның законлылыгына прокурор күзәтчелеге» темасына чыгышлар ясадылар.
Министрлык коллегиясе утырышында республика хөкүмәтенең закон проектлары белән тәэмин итү, нормалар иҗат итү эшчәнлеген координацияләү һәм камилләштерү, республика башкарма хакимияте органнарының норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.