Кукмара муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау

2021 елның 31 мае, дүшәмбе
2021 елның 26 маеннан 28 маена кадәр республиканың Хокук бозуларны профилактикалау буенча хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме тарафыннан Кукмара районында әлеге мәсьәләдә эшне оештыруның торышы өйрәнелде. Составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләр буенча эшчәнлеге, шул исәптән 2018-2020 һәм 2021-2023 елларга Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаларның үтәлеше белән таныштылар.

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов башкарылган эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрде, аның барышында башлангыч нәтиҗәләр турында фикер алышынды һәм ачыкланган кисәтүләрне бетерү буенча тәкъдимнәр бирелде. Киңәшмә район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, прокурор урынбасары Риназ Калаков һәм хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International