Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре ата-аналары алимент түләүдән баш тарткан балигъ булмаган балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләсе буенча онлайн-режимда узган бердәм кабул итү көнендә катнаштылар.
Чара ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре белән берлектә, шулай ук Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары – ТР баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева катнашында узды.
Кабул итү барышында әлеге мәсьәлә буенча хокукый ярдәм 7 гражданга күрсәтелде.