Татарстанның Чүпрәле районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Чүпрәле муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча онлайн-чара оештырылды. Чара йомгаклары буенча мөрәҗәгать иткән барлык гражданнар 7 мәсьәлә буенча, шул исәптән пенсия законнары буенча, шулай ук гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтү буенча хокукый ярдәм алдылар. Чарада ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге һәм Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы чарада катнашучыларның барысына да уртак эшләре өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International