Аттестация комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2021 елның 11 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү һәм квалификация имтиханы уздыру буенча аттестация комиссиясе утырышы узды. 
Аттестация комиссиясе карары буенча ике дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханын тапшырды һәм биләп торган вазыйфаларга туры китереп класслы чиннар бирү өчен тәкъдим ителде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, комиссия карары белән аттестацияләнүче 2 кеше дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылдылар, аттестацияләнүче 5 кеше дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләп торуга кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителделәр, аттестацияләнүче 3 кеше өстәмә һөнәри белем алу шарты белән дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылдылар. 1 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфасына туры килми дип танылды. 
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Югары Суды судьясы Евгений Верхокамкин, Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы Илһам Кәлимуллин чыгыш ясадылар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International