Татарстанның Арча районы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча онлайн-чара узды. 
Чарада ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Адвокатлар палатасы, шулай ук Арча районы Башкарма комитеты белгечләре катнашты, бу гражданнарга үз сорауларына оператив җаваплар алырга ярдәм итте. 
Чара барышында гражданнарга торак, җир, пенсия һәм социаль законнар өлкәсендәге мәсьәләләр буенча хокукый консультация рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.
 Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы чарада катнашучыларның барысына да уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International