Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының 2017 елның 6 декабрендәге 1553-р номерлы күрсәтмәсе белән Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының «Россия Федерациясендә норматив хокукый актлар» порталы файдалануга кертелде (http://pravo-minjust.ru/ http://право-минюст.рф (алга таба-Портал).
Порталда кызыксынган затларга (гражданнар, оешмалар, дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары) Россия Федерациясе субъектларының муниципаль норматив хокукый актларын (алга таба – МНХА) карауга тәүлек буе түләүсез керә алу мөмкинлеге тәэмин ителгән.
Порталда мәгълүматны саклау һәм эзләү буенча заманча алымнар тормышка ашырылган, нәтиҗәдә, теләсә кайсы актны эзләү 2-3 секундтан да артык вакытны алмый, уңайлы интерфейс булдырылган.
Тулырак мәгълүматны «Файдалы сылтамалар» бүлегенең «Муниципаль норматив хокукый актлар федераль регистрыннан мәгълүмат алу» бүлекчәсендә алырга мөмкин (https://minjust.tatarstan.ru/registr-munitsipalnih-normativnih-pravovih-aktov.htm).