Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә 2021 – 2024 елларга Коррупциягә каршы тору милли планын үтәү һәм «2015 – 2024 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» дәүләт программасына үзгәрешләр кертү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының административ һәм хокук саклау органнары идарәсе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге вәкилләре катнашты.