Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча аттестация комиссиясе утырышы узды.
Комиссия карары белән аттестацияләнүче 5 кеше дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылдылар, 4 аттестацияләнүче – дәүләт граждан хезмәтенең биләп торган вазыйфаларына туры килә дип танылды һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультетының җинаять хокукы кафедрасы доценты Лидия Бакулина, «ТИСБИ» Идарә университетының конституциячел һәм халыкара хокук кафедрасы доценты, фәннәр кандидаты, Татарстан Республикасы Арбитраж судының отставкадагы судьясы Евгений Мотрохин катнаштылар.