Җирле үзидарә органнары белән онлайн-киңәшмә

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов Zoom платформасында җирле үзидарә органнары белән «Кодекс» мәгълүмат системасының төбәк законнары аналитигы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасын куллану практикасы» темасына киңәшмә үткәрде. 

Чарада ТР Прокуратурасының федераль законнар үтәлешен күзәтү идарәсенең норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек бүлеге башлыгы Алмаз Вәлиәхмәтов катнашты. 

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистр алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлеге башлыгы Рәүф Гарипов җирле үзидарә органнары тарафыннан «Төбәк законнары аналитигы» АМСын куллану мәсьәләләре буенча агымдагы елның гыйнвар - июль айларында башкарылган эшкә йомгак ясады. 

Чара йомгаклары буенча җаваплы затларга «Кодекс» мәгълүмат системасын нормалар иҗат итүдә куллану мәсьәләләре буенча киңәшләр бирелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International