Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркемнәре утырышы

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

 Юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркемнәре утырышын үткәрде.

Утырыш барышында Татарстан Республикасының түбәндәге закон проектлары каралды:

1. «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү» һәм Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 5 апрелендәге 79-ФЗ номерлы Федераль законның аерым нигезләмәләрен гамәлгә ашыру хакында»;

2. «Физик культура һәм спорт турында»Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында".

Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының эшче төркемнәре утырышында фикер алышу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы законнары проектлары эшләп бетерү өчен кире кайтарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International