Конкурста катнашу өчен гаризаларны, кирәкле документларны кушып, конкурс комиссиясе секретаре 2021 елның 4 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, каб. 109, тел. 222-60-32, 222-60-27.
Конкурс комиссиясе утырышы 2021 елның 21 октябрендә булачак (якынча).
Конкурс үткәргәндә конкурс комиссиясе кандидатларны «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертүгә) конкурс уздыру турындагы нигезләмәне раслау хакында» 2020 елның 26 декабрендәге 157од номерлы Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертүгә) конкурс уздыру турындагы нигезләмәдә каралган тест нәтиҗәләре һәм индивидуаль әңгәмә нәтиҗәләре нигезендә бәяли. (https://minjust.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_230921.pdf).
Кандидат тестка әзерләнү өчен «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында үз һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш беренчел тест узарга мөмкин http://gossluzhba.gov.ru/