Россия дәүләт гадел хөкем университеты студентлары белән очрашу

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Белем бирү чараларын уздыру кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Надежда Рагозина Россия дәүләт гадел хөкем университетының югары курс студентлары белән очрашты.

Надежда Рагозина студентларга Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең максатлары, бурычлары һәм социаль әһәмияте, республиканың җәмәгать судьялары аппаратларында дәүләт граждан хезмәтендә эшләүнең өстенлекләре, хәзерге шартларда дәүләт хезмәткәрләренең роле турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International