20 сентябрьдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы мәйданчыгында министрның беренче урынбасары Айнур Галимов рәислегендә 2022 – 2024 елларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча стратегияне килештерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты вәкиле һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча стратегиянең җаваплы башкаручылары катнашты.
Киңәшмә барышында Стратегиянең яңа чаралары һәм план индикаторлары тикшерелде.